Б
И
Л
Ә
Р
Шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерү, дөньякүләм трендлар белән танышу урыны.
Татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану җирлеге.
Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы.
Интеллектуаль, рухи һәм мәдәни үсешкә омтылучы яшьләрне берләштерүче мөмкинлекләр мохите.
БИЛӘР ФОРУМ
Ф
О
Р
У
М
Б
И
Л
Ә
Р
Шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерү, дөньякүләм трендлар белән танышу урыны.
Татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану җирлеге.
Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы.
Интеллектуаль, рухи һәм мәдәни үсешкә омтылучы яшьләрне берләштерүче мөмкинлекләр мохите.
БИЛӘР ФОРУМ
Ф
О
Р
У
М
БИЛӘР ФОРУМ
чатыр
44
1500 сәгать
уку-укыту программасы
1500
палатка
210
Татарстан районы
45
катнашучы
14000
БИЛӘР ФОРУМ
ҮЗ ФОРУМЫҢНЫ САЙЛА!

24 июнь - 28 июнь


Форум катнашучылары: «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм җитәкчеләре, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре, «Ачыш» гимназиясе укытучылары һәм администрациясе.

1 июль - 7 июль

Форумда аерым башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше: 14 - 22 яшь. Катнашу өчен, arts.selet.biz сайтында гариза тутырып, сайлап алу этабын узарга кирәк.

Катнашырга

9 июль - 14 июль


Катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге профильле сменаларның берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк:
«Сәләт — Раушан», «Сәләт — Биләр каласы», «Сәләт — Батыр», «Сәләт — Азнакай», «Сәләт — Рухият», «Сәләт — Тулпар», «Сәләт — Саба».
Катнашырга
18 июль - 24 июль

Форум катнашучылары: «Сәләт — Санак» аланы сәлкешләре, Татарстан Республикасының мәктәп һәм район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре.
27 июль - 2 август

Форум катнашучылары: «Сәләт — Галәм» аланы сәлкешләре, Татарстан Республикасының мәктәп һәм район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре.
5 август - 9 август

Форум катнашучылары: «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте лидерлары, «Сәләт — Акбүре» аланы сәлкешләре.


Сменаның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.
Смена программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә, уку-укыту чаралары гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла. Ул укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә ала.
Форумның беренче сменасында Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре, «Ачыш» гимназиясе укытучылары һәм администрациясе һәм төбәк «Сәләт» клублары җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты үткәреләчәк. Программаның максаты - катнашучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү, тәҗрибә уртаклашу, уртак эшчәнлек нәтиҗәләре һәм планнары турында фикер алышу өчен мәйданчык булдыру.

ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ
(Junior skills / Ремесла)
ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ
(Творчество / Arts)
Форумның иң иҗади сменасы сәләтле балаларның, талантлы яшьләрнең һәм аларның җитәкчеләренең музыка, театр сәнгате һәм бию юнәлешләрендә иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм үстерү мәйданчыгы булып тора.
ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның уку-укыту программасы уникаль: ул үз эченә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең әйдәп баручы белгечләре тарафыннан катнашучылар һәм аларның җитәкчеләре өчен әзерләнгән күп санлы лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, лабораторияләрне ала.
ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМның мәдәни программасы – һәр катнашучыга үзләрен күрсәтү, яңа дуслар табу һәм Сәләт мохите белән якыннан танышу мөмкинлеге бирә торган мәйданчык.
Форумның икенче сменасында традицион рәвештә катнашучыларының җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» проекты үткәреләчәк. Программаның максаты - вокаль, бию, театр коллективларының һәм башкаручыларның җитәкчеләре өчен аларның профессиональ һәм шәхси компетенцияләрен үстерүгә һәм үзара тәҗрибә алмашуларына юнәлдерелгән уку-укыту мәйданчыгы булдыру.
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ
(Selet / Сәләт)
Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы.
Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырылачак.
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган.
Форумның өченче сменасы традицион рәвештә «Сәләт җыены» форматында үткәрелә. Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт гаиләләре: Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре дә җыела. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашалар.

Смена мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерә.
МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ кысаларында геймификация аша форумның төп юнәлешләрен: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр ачучы профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары гамәлгә ашырылачак.
Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак.
Шулай ук, сменада форум кысаларында ел саен үткәрелә торган махсус «ЭкоСәләт» проекты гамәлгә ашырылачак. Аның кысаларында «Экология» темасына багышланган лекцияләр, остаханәләр, тренинглар, уеннар һәм башка чаралар үткәреләчәк.
МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies)
МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ
(Media)
Смена социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышлана.
Иҗади лабораторияләр форматында узачак сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.
МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ үз эченә 6 актуаль юнәлешне ала: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.
АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ
(Forward / Первые)
Смена «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Аның форматы чыннан да уникаль: республиканың иң зур палаткалы лагеры «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары өчен үз ишекләрен ачачак.
Сменада 800 активист бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм буенча уку-укыту остаханәләре көтә. Төп максат - катнашучыларның хыяллану һәм хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк «Игелекле гамәлләр» эшләү күнекмәләрен үстерү. Игелекле гамәл - билгеле бер социаль проблеманы хәл итүгә яки билгеле бер төркем кешеләрнең, табигатьнең/тирә-юньнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле инициатива.
БИЛӘР ФОРУМ

ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР

ФОРУМ КАРТАСЫ
ОЕШТЫРУЧЫЛАР
ПАРТНЕРЛАР
БЕЗ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ:
Сорауларыгыз калдымы?

Шәхси мәгълүматны эшкәртү. 2006-нчы елның 27-нче июлендә кабул ителгән «Шәхси мәгълүмат турында» дип исемләнгән Федераль канун нигезендә, Сез ирекле рәвештә, үз максатларыгызга ирешү өчен һәм балигъ булмаган бала өчен җавап биреп, аның рәсми вәкиле булган хәлдә, үзегез һәм бала турында шәхси мәгълүматны эшкәртергә (барлау, системалаштыру, туплау, саклау, төгәлләштерү, яңарту, үзгәртү, юкка чыгару) рөхсәт бирәсез. Без – Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды һәм аңа караган, фонд эшчәнлегенә нинди дә булса йогынтыга ия булган шәхесләр (аффилирланган кешеләр) алынган мәгълүматның конфиденциаль булып калуын гарантиялибез. Шәхси мәгълүматны эшкәртү җәйге ялларны һәм балалар белән эшләүне эффектив итү өчен эшләнә. Сез биргән ризалыкның вакыты – чикләнмәгән.

Әйе, мин шәхси мәгълүматны кулланырга рөхсәт бирәм