Б
И
Л
Ә
Р
Шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерү, дөньякүләм трендлар белән танышу урыны.
Татар, рус һәм инглиз телләрен иркен куллану җирлеге.
Мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа, спорт, экология, тарих һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү мәйданчыгы.
Интеллектуаль, рухи һәм мәдәни үсешкә омтылучы яшьләрне берләштерүче мөмкинлекләр мохите.
БИЛӘР ФОРУМ
Ф
О
Р
У
М
БИЛӘР ФОРУМ
тематик чатыр
территориянең мәйданы
44
15 га
спикер
махсус проект
210
380
палатка
210
Татарстан районы
45
катнашучы
оештыручы
4 600
1 070
БИЛӘР ФОРУМ
ҮЗ ФОРУМЫҢНЫ САЙЛА!
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ
(Сәләт / Selet)
Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ – Сәләт берләшмәсенең еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы.
Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, тарих, архитектура, дизайн, кинематография, медиа сәнгате, спорт белән бәйле юнәлешләрдә гамәлгә ашырылачак.
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар, шулай ук катнашучылар өчен тарих буенча «Тамырлар» олимпиадасы һәм татар теле буенча олимпиада уздыру планлаштырыла. Экология - форум сменаларының үтәли юнәлеше. Ул «ЭкоСәләт» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт гаиләләре: Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары, «Бәләкәч» клубы катнашучылары, берләшмә активистлары гаиләләре дә җыела. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашалар.

Сменаның төп идеясе – сәләтле балаларның, талантлы яшьләрнең һәм аларның остазларының лидерлык, иҗади, экологик һәм тарихи-мәдәни потенциалын ачыклау, үстерү өчен инновацион мәйданчык булдыру.
Смена программасы балалар, яшьләр һәм аларның остазларының иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр, лидерлык, экология, «Биләр. Тамырлар» юнәлешләрендә – потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Экология - форум сменаларының үтәли юнәлеше. Ул «ЭкоСәләт» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Форумның уку-укыту программасы Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең әйдәп баручы экспертларыннан уку-укыту чараларының гамәли юнәлешле яңа форматларыннан гыйбарәт: остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, тематик лабораторияләр. Аларда катнашучылар остазлар белән берлектә өр-яңа продуктлар әзерләячәк һәм форум азагында аларны тәкъдим итәчәк.
ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ
(Ремесла / Junior skills)
АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ
(Первые / Forward)
Смена «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырыла. Аның форматы чыннан да уникаль: республиканың иң зур палаткалы аланы «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары өчен үз ишекләрен ачачак.
Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология, туризм буенча уку-укыту остаханәләре көтә. Төп максат - катнашучыларның хыяллану һәм хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк «Игелекле гамәлләр» эшләү күнекмәләрен үстерү. Игелекле гамәл - билгеле бер социаль проблеманы хәл итүгә яки билгеле бер төркем кешеләрнең, табигатьнең/тирә-юньнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле инициатива.
Экология - форум сменаларының үтәли юнәлеше. Ул «ЭкоСәләт» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
БИЛӘР ФОРУМ
6 июль — 10 июль
Проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм якындагы төбәкләрнең гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, директорлары һәм директорларның уку, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасарлары, өстәмә белем бирү үзәкләренең педагоглары һәм җитәкчеләре, «Сәләт» берләшмәсенең профильле белем бирү сменалары педагоглары, югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик белгечлекләренең конкурслы сайлап алу узган өлкән курс студентлары катнашалар.
«ОСТАЗ» ПРОЕКТЫ
Проектының төп идеясе – мәгариф өлкәсендә педагогларны һәм идарәчеләрне һөнәри һәм шәхси үстерү, республика мәгарифендәге актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион юллар эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдыру.
Проект катнашучылары өчен экспертлардан уникаль белем һәм тәкъдимнәр алу, белем бирү һәм мәдәни программаларда катнашу, үзләрен күрсәтү аша үз компетенцияләрен үстереп, башка катнашучылар һәм экспертлар белән һөнәри, мәдәни элемтәләр урнаштыра, тәҗрибә уртаклаша һәм алга таба үсешкә этәргеч ала торган мөмкинлекләр тудырылган мохит булдыруга омтыла.
Проект турында тулырак мәгълүматны Нигезләмәдә табарга мөмкин.
БИЛӘР ФОРУМ

ЕШ БИРЕЛӘ ТОРГАН СОРАУЛАР

ФОРУМ КАРТАСЫ
ОЕШТЫРУЧЫЛАР
ПАРТНЕРЛАР
БЕЗ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ:
Сорауларыгыз калдымы?

Шәхси мәгълүматны эшкәртү. 2006-нчы елның 27-нче июлендә кабул ителгән «Шәхси мәгълүмат турында» дип исемләнгән Федераль канун нигезендә, Сез ирекле рәвештә, үз максатларыгызга ирешү өчен һәм балигъ булмаган бала өчен җавап биреп, аның рәсми вәкиле булган хәлдә, үзегез һәм бала турында шәхси мәгълүматны эшкәртергә (барлау, системалаштыру, туплау, саклау, төгәлләштерү, яңарту, үзгәртү, юкка чыгару) рөхсәт бирәсез. Без – Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды һәм аңа караган, фонд эшчәнлегенә нинди дә булса йогынтыга ия булган шәхесләр (аффилирланган кешеләр) алынган мәгълүматның конфиденциаль булып калуын гарантиялибез. Шәхси мәгълүматны эшкәртү җәйге ялларны һәм балалар белән эшләүне эффектив итү өчен эшләнә. Сез биргән ризалыкның вакыты – чикләнмәгән.

Әйе, мин шәхси мәгълүматны кулланырга рөхсәт бирәм