Биләрдә уза торган «Сәләт» форумында без шәхес үсеше өчен мөмкинлекләр булган мохит тудырабыз. Әлеге мохит интеллектуаль иҗат белән кызыксынган, рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән кешеләрне – яшьләрне берләштерә.
Форум ул – икетеллелек: татар һәм рус телләрен иркен куллану җирлеге, тәҗрибә уртаклашу, IT-технологияләр һәм белем бирү өлкәсендә идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы. Форум – шәхси һәм профессиональ сыйфатларны үстерү, дөньякүләм аренада актуаль булган фәнни-техник һәм социаль трендлар белән танышу мөмкинлеге.
JUNIOR SKILLS-ның төп идеясе – мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыру.
Форум программасы укучыларга кече яшьтән үк һөнәри юнәлеш бирүгә нигезләнә, уку-укыту чаралары гамәли-юнәлеш бирү форматында оештырыла.
Ул укучының шәхес буларак үсешенә этәргеч бирә торган, практикага юнәлгән, уен, ярыш, вакыйга форматындагы дәресләрне үз эченә ала.
ARTS BILER FORUM идеясе – сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен бай үсеш ала торган мохит булдыру. Форум 3 юнәлештә алып барыла: ул музыкантлар, актерлар һәм биючеләр өчен мөмкинлекләр киңлеге булачак.
Элеккеге кебек үк, форум кысаларында белем бирү һәм мәдәни-күңел ачу программалары тыгыз бәйләнгән. Уку-укыту программасы киң һәм уникаль: ул ТР һәм РФ мәдәният эшлеклеләре тарафыннан әзерләнгән күпләгән остаханәләр, иҗади очрашулар һ.б. үз эченә ала. Мәдәни программаның уникальлеге - иҗади лабораторияләр: һәр юнәлешнең (бию, музыка, театр) эксперты форум катнашучылары арасыннан сайлап, үзенә команда туплаячак.
Форум дәвамында төркем яңа иҗади продукт булдырачак. Форумның мәдәни программасы - һәр катнашучыга үз-үзләрен күрсәтү, яңа танышлар табу һәм Сәләт мохитенә керү мөмкинлеге бирә торган мәйданчык. Катнашучыларның яше: 12-22 яшь.
Традицион фестиваль – Сәләт форумында Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша. SELET BILER FORUM – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы, 1994 нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны.
Быел смена soft skills өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана.
Смена барышында Биләр музей-тыюлыгын тагын да яхшырту механизмнары турында фикер алышу каралган. Шулай ук әйдәп баручы белгечләр, галим һәм сәнгать эшлеклеләре, бизнес-тренерлар катнашында остаханәләр узачак.
IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләр кеше тормышының бөтен өлкәләрендә дә мөһим роль уйнавына ышанучыларны берләштерә.
Форумның төп юнәлешләре: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес. Смена вакытында аларга кагылышлы профильле остаханәләр һәм мәгълүмати мәйданчыклар оештырылачак.
Белгечләр катнашында узачак дискуссия мәйданчыклары катнашучыларны мавыктыргыч цифралы дөнья белән генә түгел, эшмәкәрлек юнәлеше белән дә таныштырачак.
MEDIA BILER FORUM – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена.
Иҗади лабораторияләр форматында узачак форумда катнашучылар медиа дөньясы белән танышып кына калмыйча, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый алачак.
Эш алты юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.
LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән смена.
Фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси өлкә һәм спорт, мәгариф һәм бизнес. Программада төрле һөнәри өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән шәхесләр катнашында сессияләр һәм остаханәләр үткәрелү каралган.
Уку-укыту программасының төрле форматлары (лекция, дискуссия, уңышка ирешү тарихы, проект сессияләре, воркшоп, питч-сессия, марафон, лаборатория, ачык фикерләр дәресе һ.б.) катнашучыларга уен формасында үзләрен лидер буларак сынап карарга, командада эшләргә өйрәтәчәк.
Форумда катнашу өчен, Сәләт оешмасының «Сәләт–Болгар-Туган тел», «Сәләт–Манзара»,«Сәләт–Осталар Бистәсе», «Сәләт–Тел» профильле сменаларының берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк.
Форумда катнашу өчен, катнашучы гаризасын тутырып, сайлап алу этабып узарга кирәк.
Форумда катнашу өчен, Сәләт оешмасының түбәндәге профильле сменаларның берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк: «Сәләт – Раушан», «Сәләт – Биләр каласы, «Сәләт – Батыр», «Сәләт – Азнакай», «Сәләт – Рухият», «Сәләт – Тулпар», «Сәләт – Яр Чаллы», «Сәләт – Саба».
Форумда катнашу өчен Сәләт оешмасының «Сәләт – Санак» профильле сменасына сайлап алу этабын узарга кирәк.
Форумда катнашу өчен Сәләт оешмасының «Сәләт – Гайрәт» яки «Сәләт – Акбарс» профильле сменаларының берсенә сайлап алу этабын узарга кирәк.
Форум катнашучылары - Татарстан Республикасының «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» активистлары, мәктәп үзидарәсе лидерлары.